top of page

                    Хөрмәтле коллегам!
Сезне шәхси сайтымда күрүемә бик шатмын!

    Укучылар белән  уртак тел табу, туган телебезгә, әдәбиятка мәхәббәт  тәрбияләү өстендә эшлим. Әлеге максатларны күз алдында тотып, интернет челтәре киңлекләренә дә аяк  басарга бул                                                (карарга)

 "Туган тел"

Хәсән Туфан

        Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

        Җитсен иде һәрбер күңелгә,

        Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

        Үзләренең асыл телендә.

        Атом көче, радио заманында

        Күрсәм иде шуны мин тагын:

        Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

        Тапса фәкатҗ кардәш, туганын.

        Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

        Кем аркылы, ничек белдем мин?

        Бишектә үк мине өйрәтүчем,

        Туган телем - бәгърем, син ул, син!

        Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

        Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

        Син аңлаттың миңа, туган телем,

        Син өйрәттең миңа һәммәсен

"Туган телемә"

Роберт Миңнуллин

         Асыл сүзләреңне, туган телем,

        Биреп торчы миңа аз гына.

        Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,

        Тик җитәрлек гомер азагыма.

        Синнән алган һәрбер сүземне мин

        Күз карасы кебек саклар идем.

        Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

        Дога итеп кенә ятлар идем.

        Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,

        Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

        Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

        Җыры булыр алар киләчәкнең.

        Әйтә алмыйм әле - ул сүзләрдән

        Аз булса да дөнья үзгәрерме?

        Тик югалтмам, туган телем, синнән

        Алып торган асыл сүзләремне.

2 февраля провела открытый урок на базе гимназии им. И.Ш.Муксинова в рамках муниципального этапа республиканского конкурса "Учитель года Башкортостана - 2017"
   Файдалы сылтамалар
Акыллы фикерләр

Укымак - гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер. (Габдулла Тукай)

 

Әгәр дә берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне үзең өйрәт. (Каюм Насыйри)
 

Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын. (Фәнис Яруллин)


Картлык тынычлыгы мич башы җылысыннан түгел, үз юлыңнан кадерле кеше барганын күргәндә генә килә бит! (Аяз Гыйләҗев)

Син бер вакытта да үзең хакында үз фикереңне әйтмә. Аны башкаларга калдыр. (Кәрим Тинчурин)

 

Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез. (Ризаэддин Фәхреддин)

Мәхәббәт кешене матур итә. (Гадел Кутуй)

Мәхәббәт җитми башлаган җирдә шигырь туа башлый булса кирәк... бушлыкны тутыру өчен. (Лена Шагыйрьҗан)

 

Дөньяда  ике могҗиза бар: берсе чишмә, икенчесе - әлифба. (Гариф Ахунов)
 
 Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. (Ш.Мәрҗани)
 
 Безне өмет яшәтә. Ә өмет өзелгән чакта нәрсә яшәтә? "Әле өмет кабыныр..." дигән өмет, ахрысы. (Зөлфәт Хәким) 

 

Яшәүнең мәгънәсе - яшәү мәгънәсен эзләү. (Зөлфәт Хәким) 

Отлично! Сообщение получено.

bottom of page