top of page
Alt-Аниса Хальфатуллина

      Я, Хальфатуллина Аниса Нурисламовна, учитель татарского языка и литературы. Мой педагогический стаж -19 лет. А в МБОУ СОШ с.Карманово МР Янаульский район РБ я работаю  с 2011 года. Наша школа, как и село, где она расположена, является многонациональной:  здесь обучаются и татары, и башкиры, и русские, и марийцы, и удмурты, и буряты... И языком общения для них является русский язык. Это - прекрасная основа для воспитания толерантности, уважительного отношения к разным народам и их языку; вместе с тем привития любви к своей родной речи. С этой целью мы вместе с учениками не просто учим язык и читаем литературу, а находим творческий подход. Результатом нашей совместной деятельности является участие детей в различных литературных конкурсах и фестивалях. 

                      Хөрмәтле коллегам!
   Сезне шәхси сайтымда күрүемә бик шатмын!

   Мин, Хәлфәтуллина Әнисә Нурислам  кызы, 1978 нче елның 29 нчы апрелендә   Башкортстан Республикасы Караидел  районы  Яңа Акбүләк авылында дөньяга килгәнмен.

    2000 нче елда  Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлап,  "рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты  укытучысы” белгечлеге алдым.
Хәзерге вакытта Яңавыл районы Карман авылы мәктәбендә укытам һәм "Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану" дигән методик тема өстендә эш алып барам.
Педагогик хезмәт стажым 19 ел. Укытучы эшмәкәрлегеннән башка тәрбия эше буенча директор урынбасары вазыйфасын үтим.

   Укучылар белән  уртак тел табу, туган телебезгә, әдәбиятка мәхәббәт  тәрбияләү өстендә эшлим. Әлеге максатларны күз алдында тотып, интернет челтәре киңлекләренә дә аяк  басарга булдым.

       


         

         Шүрәле мәктәптә.

Нәкъ Яңавыл артында бардыр бер авыл – Карман диләр; 

Талларына сандугачлар кунып сайрый, диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин шунда күчә килдем;

Мәктәбендә тырышып чәчкән идем, урган идем

Ул мәктәпне, сезгә әйтим, һәр яктан килгән инде;            

Ул балалар, бар да тырыш, уңган инде.                              

Буйлары аларның булса да бик кечкенә;

Йөрәкләре бик зур, уйлары саф инеш кенә.

Ә зурлары! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, нәкъ тә нарат;        

Һич булмыйдыр алар белән авыз ачып, күккә карап.

Сорауларны ямгыр кебек яудыралар,                                

Сәләтләре белән таң калдыралар.

Тукта, мин юлдан адашканмын икән бит, күр әле;

Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит "Шүрәле".

Аз гына сабыр итегез, хәзер язам;

Уйласам шуларны, гаклымнан да мин хәзер язам.

Шул турында аз гына, биш-алты сүз сөйлим әле,  

Гадәттә гел шулай була, димим әле.

Бик матур бер кышкы көндә зур сыйныфтан бер егет,

Жавап бирергә дип, минем янга басты килеп.                    

Шундый тын, минем укучым йоклап китте исә,

Алны, артны, уңны, сулны белмичә, бәгеремне кисә.

Дәфтәре кулда, егет җавапсыз тик тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.                

Сискәнеп киттем, егет басып тора аягүрә,                                   

Аңламастан мин каршымда нинди "ят" күрәм.                      

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?               

Коточарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,                  

Эндәштем мин укучыма: "Ни эшләргә хәзер кирәк?"

Бер дә шикләнмә, егет, син, мин явыз түгел;

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк риза түгел.

Балалар, сез дә минем янга килегез,

Хәзер бер аз укыйбыз вә уйныйбыз.

- Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, без карышмый уйныйбыз,

Сез шартыма күнерсез, диеп мин уйлыймын.

Бөек мәгърифәтьче М.Акмулла белемсезлекне урмандагы аңгыра аю белән чагыштырса, без бүген укучыларның укырга теләмәвен, ялкаулыгын  Габдулла Тукайның Шүрәлесе белән чагыштырабыз. Әйе, Шүрәлеләр балаларның дәфтәрләрендә, көндәлекләрендә еш кына барлыкка киләләр. Әмма без алар белән көрәшергә беләбез. Шулай булгач:
Шүрәлене курка, диләр
Белемле кешеләрдән.
Китапханәгә барыйк без -
Чара табыйк бу җеннән!
Шүрәлене җиңәр өчен,
Күрергә кирәк аны:
Интернет челтәренә керик,
Шунда таралган даны.
Агач тактадан башканы
Күрмәгәндер ШҮРӘЛЕ -
Интерактив такта белән
Син эшләп кара әле!
Котыртма безне, шүрәле,
Урының бит урманда.
Ялкаулашырга вакыт юк -
Җырлап биибез монда.

Иртәгесен укучылар шүрәлене тиргиләр:

– Урманда синең урының, эй, шүрәле, диделәр.

Безнең янга башка килмә, тиз яхшылык белән тыел!

Яхшы укысак без былтыр – яхшы укырбыз быел!"

bottom of page