

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлфәтуллина Әнисә Нурислам кызы сайты
Тема: Туган җирем - минем горурлыгым.
Максат:
-
Туган ил төшенчәсен киңәйтү;
-
Балаларның фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлеген, кызыксынуын үстерү;
-
Туган илгә, җиргә сөю хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:
Компьютер, проектор, экран, магнитофон.
Класс сәгатенең барышы:
1. “Мәкальләрдә халык акылы!”
-Исәнмесез, укучылар! Тактада язылган мәкальне укыйк әле.
Алтын-көмеш яуган җирдән
Туып-үскән ил якын.(1нче слайд)
- Укучылар, бу мәкаль нәрсә турында?
- Туган ил, туган җир.
- Туган илне нәрсәдән дә кыйммәтрәк дигәннәр?
- Туган ил барыбызга да якын, кадерле. Кайда гына йөрсәк тә, кайда гына булсак та, туып-үскән җиребез гел йөрәктә.
-Тагын да туган ил турында нинди мәкальләр беләсез?
(мисаллар).
2. Ике укучының сөйләшүе.
-Их, туган илне күрәсем килә!
-Бәй, син аны көн дә күрәсең бит.
-Кайда соң ул?
-Ипләп кенә кара әле тирә-ягыңа, анда нәрсәләр бар икән?
-Бернәрсә дә юк.
-Яхшырак кара, кайда басып торасың?
-Идәндә.
-Әйе, Туган ил идәннән, туган өйдән, авылдан башлана. Бүген без сезнең белән, укучылар, туган, җиребез, туган илебез Башкортстан буенча сәяхәткә чыгабыз.(2нче слайд)
3. “Сәяхәт”.
-Әлбиттә, сәяхәтне үзебезнең Энергетик авылы, Нефтекама шәһәреннән башлыйбыз. Әйтегез әле, укучылар, безнең якта нинди горурланырлык урыннар бар?
- Карман ГРЭСы, автозавод.
- Без сезнең белән елга буена төшәбез.
1.Агыйдел елгасы.
-Ә хәзер Агыйдел елгасы буйлап Уфага юл алыйк. (3, 4нче слайдлар). Барган чакта, искә төшерик әле, нинди елгалар безнең илдә ага?
2.Уфа шәһәре.
- Менә Уфага да килеп җиттек. Уфа шәһәре - безнең республикабызның башкаласы. Шәһәрнең бер башыннан икенче башына Октябрь проспекты сузылган. Аның озынлыгы 10 километрдан ашу. Шәһәрдә фабрикалар, заводлар, музейлар, төрле уку йортлары бик күп. Кемнәрнең Уфа шәһәрендә булганы бар, аның нинди истәлекле урыннары бар?
-Лалә мәчете, Дуслык монументы, Салават Юлаев һәйкәле, Җиңү паркы һ.б.(5нче слайд).
-Ә хәзер мин бер шигырь башлыйм, ә сез дәвам итегез.
Минем туган кырларым,
Балдай тәмле суларым...
-Белгән укучы дәвам итә.
Күккә ашкан Уралым,-
Минем изге төягем,
Сезне сөя йөрәгем.
-Шигырьнең авторы кем?
- С.Юлаев язган бу юлларны.
(6нчы слайд) С.Юлаев турында әңгәмә.
3.Урал таулары.
-Ә хәзер артабан китик. Бара торгач, Урал тауларына да килеп җиттек. (7,8 нче слайдлар)
1укучы әкият сөйли.
Бик борын заманда бер алып яшәгән. Ул зур кесәле билбау бәйләп йөргән. Шул билбауның кесәсенә үзенең байлыкларын яшергән. Билбау бик зур булган. Бервакыт ул аны җәеп салган, һәм билбау Урал таулары булып җәелеп яткан. Димәк, Урал сүзе башкорт телендә - билбау дигәнне аңлата. Хәзерге көндә Уралда алтын, тимер, җиз һәм башка кыйммәтле ташлар табыла. Тауларның озынлыгы-2500 километр. Ә киңлеге төрлечә: 30-40, хәтта 150 километрга сузылган җирләре дә бар.
4.Бөрҗән районы. Шүлгән-таш тау куышы.
-Урал тауларыннан төшеп, Агыйдел елгасы буйлап көньякка юл алсак, Бөрҗән районына килеп җитәбез. Анда бөтен дөньяга билгеле булган могҗизаларның берсе - Шүлгән-таш. Анда төшерелгән сурәтләргә 12-14 мең ел. (9нчы слайд).
Ял итү минуты.
Белүебезчә, илебездә яшәгән халык бик яхшы ял итә белә. Әйдәгез, без дә сезнең белән уйнап алык.
-Очты, очты, каргалар очты....
Сәяхәттә курай моңын тыңлап барыйк. Әйтегез әле, ни өчен безнең халык курайны үзенең милли коралы диде икән?
Курай моңын тыңлау. (10нчы слайд)
5.Нефтекама шәһәре.
-Димәк, без сезнең белән бүген республикабыз буенча сәяхәт итеп, кирегә өйгә кайтырга чыгыйк. Кайтканда, урманнар аша кайтыйк.
-Безнең урманнарда нинди җәнлекләр яши икән?
Табышмаклар.
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.(Аю)
Сарыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.(Бүре)
Энәле бүрек бара,
Булдырсаң, тотып кара.(Керпе)
Үзе ялагай,
Үзе хәйләкәр.
Ул нәрсә булыр,
Я, әйтеп җибәр.(Төлке)
-Тагын да нинди җәнлекләр, кошлар бар безнең туган ягыбызда?
- Аларның кайсылары “Кызыл китап”ка кертелгән?
-Ни өчен аларны сакларга кирәк?
-Без ничек ярдәм итә алабыз?
-Әйе, безнең туган ягыбызның горурланырлык, истә калырлык елга-күлләре, урман-таулары бик күп. Сокланырлык шәхесләргә дә бай безнең илебез. Тагын да нәрсәләр белән
горурланабыз?(11нче слайд)
- Шушы сәяхәттән соң, нинди фикергә киләбез?
-Туган илкәй бер генә,
Кадерләрен бел генә.
Өйгә эш.
2010 нче ел Республика елы дип хәбәр ителде. Илебезнең табигате бай һәм матур. Аны сакларга һәм тагын да баетырга тиешбез. Моның өчен сез нәрсә эшләдегез һәм нәрсә эшли аласыз? Шушы сорауларга җаваплар әзерләп килегез.